(843) 562-10-97, 251-00-41 ntm.rt@mail.ru
Бренд лучших товаров и услуг

"Татарстанда итне дә җырга төреп саталар" - Азатлык

 Казанның агросәнәгать паркында беренче тапкыр "Милли сәүдә маркасы" фестивале узды. Әлеге чарада халыкка "Татарстан продукты" бренды исемен йөртүче ит продукциясе тәкъдим ителде. Фестиваль дәүләтнең азык-төлек сәясәтен хуплап, җирле тауарларны популярлаштыру максатыннан оештырыла.

10 октябрь Казанның агросәнәгать паркында узган азык-төлек фестивалендә күп игътибар ит ризыкларына бирелде. Татарстанның “Милли сәүдә маркасы” оешмасы җитәкчесе Илсур Сафиуллин киләсе елларда әлеге чарада сөт, камыр ризыклары номинацияләрен дә булдырачакларын әйтте.

“Халык белән һәрчак элемтәдә торырга кирәк. Алар теге яки бу ризыкка ни җитеп бетмәгәнен әйтә ала. Җитештерүчеләр исә халык сүзенә колак салырга тиеш. Бу очракта Татарстан продукциясе республикада гына түгел, хәтта Русия күләмендә дә билгеле булыр. Шушындый зур масштаблы фестиваль, бәйрәмнәр оештыру да финанс яктан бернинди киртәләр һәм авырлыкларсыз узар", диде Илсур Сафиуллин. Оештыручылар милли ризыклардан тыш күпмедер кул эшләре белән шөгыльләнүче һөнәрче-эшмәкәрләрне дә чакырганнар иде.

Чарада Казанда милли ризык өлкәсендә махсуслашкан рестораннар төрле мастер-класслар үткәрде.

Фестиваль ял көнне үктәч, йөзләгән халык килеп карап, ризыклардан авыз итеп кайта алды. "Милли сәүдә маркасы" бәйрәменә килүчеләрнең күңелен күрергә махсус “Татар радиосы”ннан Гөлназ Сәфәрова һәм “Татар ашлары серләре” (“Секреты татарской кухни”) тапшыруы алып баручысы Руслан Шәрәфетдинов чакырылган. Алар кунаклар өчен аш-су белән бәйле төрле уеннар үткәрде. Җиңүчеләргә бүләккә милли түбәтәйләр бирелде. Шулай ук фестивальдә татар җырчылары да катнашты. Алар арасында - Чәчкә, Мөнир Рахмаев, Венера Ганиева күренде.

 

http://www.azatliq.org/content/article/27302701.html